21 февраль 2020 яңалыклары
-
ГТО нормасы тапшырылды
18 февральдә Биектау районының бер оешмасы хезмәткәрләре яңа ачылган чаңгы базасында чаңгы узышлары буенча ГТО нормасын тапшырдылар. Ярышларда өч дистәгә якын кеше катнашты. Чаңгы спортын юкка гына ат спортына тиңләмиләр. Ул бик күп физик һәм ихтыяр көче сорый торган спорт төре. Җитмәсә, быел кар катламы да юка, булганы да эреп бетеп бара. Шулай да, оешма вәкилләре ГТО нормасын тапшырырлык көч табып, сынауны яхшы гына нәтиҗәләр белән җиңеп чыкты. Алар барысы да ГТО билгесенә лаек булды.
-
Район тарихында ил тарихы чагылышы
Биектау районы оешканнан бирле нинди генә вакыйгалар булмаган да, кешеләрнең башыннан нинди генә хәлләр кичмәгән. Районның беренче унъеллыгы нинди вакыйгалар белән тарихта калган, Бөек Ватан сугышы шул чорда яшәгән якташларыбыз күңелендә нинди эз калдырган - алдагы язмаларыбызның берсендә без шул хакта язган идек. Ә бүгенге язмабыз районның 1945 -1955 нче еллар тарихына багышлана.
-
Сәхнә аларны яшәртә һәм көч бирә
Үзәк мәдәният йортында Биектау районы пенсионерлары, ветераннары арасыннан үзешчән башкаручыларның “Балкыш” VI нчы республика фестиваленең сайлап алу туры узды. Бөтен районнан барлыгы 40 иҗади чыгыш җыелды. Катнашучылар үзләренең осталыкларын “вокал”, “хореография”, “ансамбль” һәм “нәфис сүз” номинацияләрендә күрсәттеләр.
-
Бала - күңелнең гөле, күзнең нуры
Агымдагы атнада Биектау районының “Сандугач” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе - 2020” конкурсының зона этабы булып узды. Анда Теләче, Әтнә, Питрәч һәм Биектау районнарыннан район этапларында җиңүчеләр катнашты.
-
Эшкә теләк булганда, дәүләт карышмый
Республиканың агросәнәгать комплексы мәсьәләләре һәрчак стратегик мәсьәләләрдән саналды. Соңгы елларда кече хуҗалыклар статусы шактый күтәрелде, тулаем продукция күләмендә шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының өлеше артты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларга конкрет ярдәм итү буенча максатчан эш алып бара. Шул тема буенча халыкка аңлатмалар бирүен үтенеп, без Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад эшчәнлеге буенча консультанты Анна Цымбалюкка мөрәҗәгать иттек.